news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ковидка кагылышлы сорауларга җавап бирүче робот татарча «сөйләшә» башларга мөмкин

Бүгенге көндә «Лилия» консультацияләрне рус телендә бирә.

Ковидка кагылышлы сорауларга җавап бирүче робот татарча «сөйләшә» башларга мөмкин
Михаил Захаров

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Кайнар линиядә коронавируска кагылышлы сорауларга җавап бирүче Лилия исемле тавыш ярдәмчесе киләчәктә татар телендә консультацияләр бирә башларга мөмкин. Бу турыда Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цирфлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Альберт Яковлев хәбәр итте.

«Әлегә Лилия шалтыратучыларга рус телендә консультацияләр бирә. Рус телендәге җавапларның сыйфатын яхшырткач, татар телендә хезмәт күрсәтүгә күчәчәкбез», — диде ул.

Татарстанда ясалма интеллект технологияләре буенча вәкаләтле вәкил Булат Җамалиев, үз чиратында, Лилияне татарча «сөйләшергә» өйрәтү өчен шактый вакыт таләп ителәчәген искәртте.

«Биредә алгоритмнар, программалар белән тәэмин итү турында сүз бара. Эш күп булачак, бу шактый вакыт таләп итә», — дип сөйләде Булат Җамалиев.

Беренче тапкыр гражданнарга тулысынча автоматлаштырылган хезмәт күрсәтү технологиясе пилот режимында март аенда эшли башлаган иде. Ул вакытта Лилия барлыгы 4 меңнән артык сорауга җавап кайтарган.

Исегезгә төшерәбез, республикада коронавирус белән бәйле мәсьәләләр буенча халыкка консультация бирү өчен кайнар элемтә тәүлек буе эшли. 8 (800) 222-59-00 номерына шалтыратып, татарстанлылар COVID-19 кагылышлы сораулар буенча консультация, дарулар белән тәэмин итү турында мәгълүмат ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100