Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Коронавирус турында сорап кайнар элемтәгә шалтыратучылар саны көненә 600 дән арткан
Шалтыратучыларның күбесе - 35-50 яшь категориясендә.
(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Республикада коронавируска кагылышлы сораулар белән кайнар элемтәгә шалтыратучылар саны көненә 600 дән артып киткән. Элек бу күрсәткеч өч тапкырга кимрәк булган. Бу хакта журналистлар белән очрашуда Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Альберт Яковлев сөйләде.
«Элек көненә уртача 200 шалтырату кабул итә идек. Кичә кайнар элемтә телефоны буенча 600 дән артык шалтырату килде. Бүген әлеге сан күбрәк булачак. Шалтыратучылар көннән-көн арта», — диде министр урынбасары.
Кайнар линия телефоннарына күбесенчә 35 яшьтән 50 яшькәчә булган татарстанлылар мөрәҗәгать итә. Көтеп тору вакыты 11 секундтан да артмый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз