news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан халыклары ассамблеясы Туган телләр елына багышланган чаралар планын әзерли

Коронавирус пандемиясе шартларында чаралар уздыруның яңа форматлары табылган.

Татарстан халыклары ассамблеясы Туган телләр елына багышланган чаралар планын әзерли
Салават Камалетдинов

(Питрәч, 27 октябрь, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Татарстан халыклары ассамблеясе республика Президенты Рөстәм Миңнехановның киләсе елны Халыклар бердәмлеге һәм туган телләр елы дип игълан итү турындагы тәкъдимен беренчеләрдән булып хуплады һәм аны үткәрү буенча тәкъдимнәр әзерләде. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары ассамблеясе советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Питрәч районында Ассамблея советы һәм ведомствоара эшче төркемнең уртак утырышында белдерде.

«Без республика Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдимен хуплап старт алдык һәм 2021 елны Халыклар бердәмлеге һәм туган телләр елы итәргә булдык. Халыклар бердәмлеге елы — безнең Татарстан Ассамблеясында теркәлгән барлык милли-мәдәни автономия җитәкчеләре өчен күңеленә шифа булды, алар өчен бу мөһим вакыйга», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Утырышта 2021 елга мәдәни программа турында җентекләп сөйләштеләр. Фәрит Мөхәммәтшин республикада коронавирус пандемиясе шартларында чараларны уздыруның яңа форматы табылуын әйтте. Татарстан Халыклары ассамблеясе әгъзалары «Халыклар бердәмлеген саклау һәм ныгыту өчен» күкрәк билгесен гамәлгә куярга тәкъдим иттеләр.

Ассамблея планында Казанда Халыклар бердәмлеге һәм туган телләр елының истәлекле билгеләре куелган этно-парк ясау, танылган рәссамнар катнашында «Туган як киңлекләре» бөтенроссия фестивале, шагыйрьләр фестивале, Казансу ярында төрле милләт вәкилләре Россия, Татарстан һәм башка халыклар гимнын башкарачак «Меңенче гимн» чарасы һәм башкалар бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100