news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына махсус бүләк кертелергә мөмкин

Татарстан халыклары ассамблеясы советы Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында төрле чаралар үткәрүне ниятли.

Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына махсус бүләк кертелергә мөмкин
ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте

(Питрәч, 27 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан халыклары ассамблеясы әгъзалары «Халыклар бердәмлеген саклау һәм ныгыту өчен» күкрәк билгесен гамәлгә кую тәкъдиме белән чыкты. Бу хакта бүген Питрәчтә Татарстан халыклары ассамблеясы советы һәм ТР да милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча ведомствоара эшче төркемнең уртак утырышында билгеле булды.

«Татарстанда көндәлек хезмәте белән милли тел һәм мәдәниятне саклауга, милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгытуга, милли хәрәкәтне үстерүгә зур өлеш кертүче халык яши һәм эшли. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында мондый кешеләрне күкрәк билгесе белән бүләкләү тагын бер мөһим вакыйга булачак», — дип белдерде Татарстан халыклары ассамблеясы башкарма комитеты башлыгы Константин Яковлев.

Утырышта киләсе елга чаралар планын раслау турында сүз барды. Коронавирус пандемиясен дә исәпкә алып, республикада чаралар уздыруның яңа форматларын табачаклар. Туган телләр елында милли телне, этник күптөрлелекне саклауга юнәлдерелгән чаралар үткәреләчәк.

Ассамблея Казанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елының истәлек билгеләрен куеп, этно-парк булдырырга, «Родные просторы» бөтенроссия фестивален уздырырга, «Меңенче гимн» чарасын оештырырга ниятли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100