news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пермьдә атыш булган университетта укулар башланды

Уку әлегә дистанцион форматта оештырылган.

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Пермь дәүләт университеты яңадан эшли башлады.

Университет территориясенә уку йорты хезмәткәрләре һәм укытучылары, шулай ук махсус исемлек буенча машиналар кертелә. Пермь университеты студентлары укуларын дистанцион форматта дәвам иттеләр.

Пермь университетында укулар 20 сентябрьдә — уку йортына кораллы һөҗүм булганнан соң туктатылган иде. Утлы корал белән һөҗүм итүче 6 кешене атып үтерә. Аңа карата РФ Җинаять кодексының 105 маддәсенең 2 өлеше буенча җинаять эше кузгатылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100