news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пермь дәүләт университетында билгесез кеше атыш оештырган

ТАСС хәбәр иткәнчә, кайбер студентлар бинаның тәрәзәләреннән сикерә башлаган, кайберәүләр һөҗүм оештыручыдан аудиторияләргә кереп качкан.

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Пермь дәүләт университетында билгесез зат утлы коралдан һөҗүм оештырган.

ТАСС хәбәр иткәнчә, кайбер студентлар бинаның тәрәзәләреннән сикерә башлаган, кайберәүләр һөҗүм оештыручыдан аудиторияләргә кереп качкан.

Югары уку йортының матбугат хезмәте һөҗүм вакытында бер кешенең зыян күрүен хәбәр итә. Хәзергә ачыклау эшләре бара. 

«Интерфакс»ка ашыгыч ярдәм чыганагыннан хәбәр итүләренчә, вакыйга нәтиҗәсендә һәлак булучылар да бар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100