news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Конституциягә төзәтмәләр кертү турында тавыш бирү көне түләүле ял көне була

22 апрельдә бөтен Россия халкы тавыш бирәчәк.

(Казан, 27 февраль, «Татар-информ»). Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча бөтен Россия күләмендә тавыш бирү көне — 22 апрель — түләүле ял көне итеп игълан ителә. Бу турыда Дәүләт Думасының дәүләт төзелеше һәм закон чыгару комитеты башлыгы Павел Крашенинниковка сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

«Бу түләүле ял көне була. Бернинди отгул, кеше үз хисабына ала торган аерым очрак түгел», — дигән ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100