news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Конституциягә төзәтмәләр кертү турында тавыш бирү 22 апрельдә була

Тавыш бирү датасын Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча эшче төркем җитәкчеләренең берсе Андрей Клишас тәкъдим иткән.

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү турында бөтен Россия күләмендә тавыш бирү 22 апрельдә була. Бу турыда Дәүләт Думасының дәүләт төзелеше һәм закон чыгару комитеты башлыгы Павел Крашенинниковка сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

Россия Президенты Владимир Путин Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча эшче төркем белән очрашкан. Очрашу вакытында эшче төркем җитәкчеләренең берсе Андрей Клишас шундый тәкъдим керткән.

Аның сүзләренчә, 19 апрельдә православларның посты бетә, 24 апрельдә мөселманнарның изге Рамазан ае башлана. Шуңа күрә 22 апрель оптималь дата булып чыга.

«Әйе, Владимир Владимирович моның белән килеште», — дигән Крашенинников киңәшмәдән соң журналистлар белән очрашуда.

news_right_1
news_right_2
news_bot