news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан артистларын Башкортстанның Чакмагыш районына кертмәделәр

Башкортстанның Чакмагыш районы Хакимиятенең эшләр идарәчесе иҗат төркемен борып җибәрде.

Татарстан артистларын Башкортстанның Чакмагыш районына кертмәделәр

(Башкортстан, 26 октябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Китап» милли радиосы һәм «MINGAZOV» кавер төркеме «Мин матурлык эзләп йөрим…» автойөреше кысаларындагы чыгышын Башкортстанның Чакмагыш районында тәкъдим итә алмады. Җирле түрәләр һәм полиция автомарафонны кире борып җибәрде.

«Бездән рөхсәт юк. Алдан кисәтергә иде», — дип артистларны Башкортстанның Чакмагыш районы Хакимиятенең эшләр идарәчесе Радик Әмирханов борып җибәрде.

Чараны карарга берничә кеше килгән иде. Концерт булмаса да, аларга «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырылды. Соңыннан концерт карарга килүчеләрнең берсе администрация өчен гафу үтенеп хат язды.

"Рәхмәт килгәнегезгә, зинһар, гафу үтенәм шулай килеп чыкканга... Зинһар, гафу итегез. Хәлләр бездә шулайрак, бик мөшкел шул..." - дигән ул.

Элегрәк Казан-Уфа-Казан автомарафонын Дүртөйле шәһәрендә кораллы Росгвардия хезмәткәре каршы алды һәм озата йөрде.

«Мин матурлык эзләп йөрим…» автойөрешенең максаты — татар әдәбиятын, традицион музыкаль сәнгатен популярлаштыру, Татарстан һәм Башкортостан арасында дуслык җепләрен ныгыту, башкорт һәм татар халыклары арасындагы меңьеллык милли-мәдәни уртаклыкларны ассызыклау.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100