news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Машина йөртү таныклыгына имтихан тапшырганда күзәтүчеләр дә катнашачак

Күзәтүчеләр ролендә башка йөртүчеләр, иҗтимагый оешмалар һәм автомәктәп вәкилләре була ала.

(Казан, 26 март, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). Татарстанда машина йөртү таныклыгына имтихан тапшырганда күзәтүчеләр — башка йөртүчеләр, иҗтимагый оешма һәм автомәктәп вәкилләре дә катнаша алачак.

Аларның машинага утыруы имтихан тапшыручы белән килештереләчәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов хәбәр итте.

«Күзәтүчеләрнең катнашуы имтиханның „үтә күренмәле“ итү һәм бәхәсле очракларны хәл итәргә булышачак», — дип аңлатты Дәүләт автоинспекциясе башлыгы урынбасары.

Машина йөртүче имтихан бирү процессына шикаять белән мөрәҗәгать итсә, комиссия аудиоязмаларны һәм видеоларны өйрәнә. Йөртүче хаклы булса, имтихан нәтиҗәләре бетерелә.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, йөртүчеләргә машина йөртү таныклыгы алу өчен мәйданчыкны аерым имтихан буларак тапшырырга туры килмәячәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100