news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ЮХИДИ: машина йөртүчеләр мәйданчыкны аерым имтихан итеп тапшырмаячак

Яңа кагыйдә җиңел автомобиль һәм йөк машинасы, автобус һәм транспорт чаралары составы йөртүчесенә укучыларга кагылачак.

(Казан, 26 март, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). Машина йөртүчеләргә машина йөртү таныклыгы алу өчен мәйданчыкны аерым имтихан буларак тапшырырга туры килмәячәк.

В, С һәм D категорияләре буенча имтихан тапшыруга ярты сәгать, BE категориясенә 40 минут, CE DE категориясенә 50 минуттан дә артык вакыт бирелми. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов хәбәр итте.

Яңа кагыйдәләр 1 апрельдән гамәлгә керә. Ул җиңел автомобиль һәм йөк машинасы, автобус һәм транспорт чаралары составы йөртүчесенә укучыларга кагылачак.

«Мотоциклда имтихан элеккеге шартларда — автодром һәм ябык мәйданчыкта үткәреләчәк», — диде ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары.

Хәзер ябык мәйданчыкта өйрәтелә торган күнекмәләр бары тик реаль юл шартларында гына тикшереләчәк.

Моннан тыш, имтиханнар алдан әзерләнгән маршрутларда үткәрелмәячәк. Мондый адым йөртүче өчен юлны ятлау мөмкинлеген тулысынча юкка чыгарырга тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100