news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда кинотеатрларны ачу планлаштырылмаган

Хәзерге вакытта республика коронавирус инфекциясе пандемиясе белән бәйле чикләү чараларын бетерүнең икенче этабында тора.

Татарстанда кинотеатрларны ачу планлаштырылмаган
Салават Камалетдинов

(Казан, 25 июль, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Татарстанда әлегә биналарда кинотеатрлар ачарга планлаштырылмый. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Бүген без икенче этапта торабыз, һәм биналарда кинотеатрлар ачу турында сүз бармый. Алар әлегә ябык», — диде Авдонина.

Татарстанда өченче этапка күчү йоктырылган Covid-19 таралу коэффициенты күрсәткече 0,5 процентка җиткәч булачак. Бүгенге көнгә Татарстан Республикасында ул 100 мең кешегә 0,8-0,9 процент тәшкил итә.

Искәртәбез, 15 июльдән Татарстанда сәүдә үзәкләре һәм җәмәгать туклануы объектлары эшен яңадан башлап җибәрде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100