news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның алты кибетендә битлек һәм перчатка режимын бозу очрагы ачыкланды

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе 103 азык-төлек кибетен тикшерде.

Татарстанның алты кибетендә битлек һәм перчатка режимын бозу очрагы ачыкланды
архив/Владимир Васильев

(Казан, 25 июль, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсендә республиканың алты кибетендә санэпидрежим бозу очракларын ачыклады. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Азык-төлек кибетләрендә хокук бозуларны ачыклау дәвам итә. 103 азык-төлек кибете тикшерелде, һәм Казан, Тәтеш, Алабуга, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә шәһәрләрендә хокук бозу очраклары ачыкланды», — диде Авдонина.

Бу учреждениеләрнең персоналы перчаткасыз һәм төшерелгән битлек белән эшләгән. Өстәвенә, кибетләрдә дезинфекция чараларын үтәмәгәннәр.

Ведомство 15 июльдән эшли башлаган сәүдә үзәкләрен тикшерә башлады.

«Безнең тарафтан 54 күрсәтмә бирелде һәм 18 сәүдә үзәге тикшерелде. Бүген без сәүдә үзәкләренең яңа шартларда эшли башлауга җаваплы карауларын раслый алабыз. Бу атнада һәм башлангыч этапта хокук бозулар ачыкланмады», — диде спикер.

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе республиканың җәмәгать туклануы объектларына 638 күрсәтмә бирде һәм бер атнада шундый 170 учреждениене тикшерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100