news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фирая Әкбәрова: Оныкларыма татар исемнәре куштырган рус милләтле киленемә рәхмәтлемен

ТНВ төшергән яңа сериалда уйнаучы халык артисты милләтара мөнәсәбәтләрнең үзенең гаиләсендә дә булуын әйтте.

Фирая Әкбәрова: Оныкларыма татар исемнәре куштырган рус милләтле киленемә рәхмәтлемен
Салават Камалетдинов

(Казан, 25 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның халык артисты Фирая Әкбәрова «Бер-бер хәл» мелодрамасында күтәрелгән проблемаларны аның гаиләсенә дә кагылганын әйтте. Ул рус милләтеннән булган килененең оныкларына татар исемнәрен куштырырга рөхсәт итүе турында сөйләде.

«Оныкларга татар исемнәрен куштырган рус киленемә рәхмәтлемен. Ул балаларның татар телен өйрәнүләренә каршы түгел. Тел темасына бәхәсләр чыкканы юк. Нинди илдә яшәгәнне аңлый. „Килегез, өйрәтегез“, — дип миңа гел әйтеп тора», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Фирая Әкбәрова.

Актриса ТНВ төшергән «Бер-бер хәл» мелодрамасының татар телен саклау, гаилә тормышы, яшь буынны татар теленә өйрәтү, башка милләттәге киленнәрне дә татарчага якынлаштыру кебек проблемага багышланганын әйтте.

«Бу тема үземә дә якын, чөнки минем киленем татар милләтеннән түгел. Оныкларым да татар телен бик үк әйбәт белми, ләкин дәү әни дип әйтергә өйрәттем. Бер оныгым әйтә: „Бабуля дисәм буламы“, — ди. „Шулай дип әйтсәң, әйләнеп тә карамыйм“, — дидем. Менә шулай әкренләп үз ягыбызга тартырга тырышабыз. Әмма бик кыен», — ди артист.

Фирая Әкбәрова фикеренчә, татар телен бала гаиләдә ишетеп үсәргә тиеш. «Укытучы да, тәрбияче дә беренче урында түгел. Гаиләдә татар теле булмаса, ничек кенә тырышсаң да, максатка ирешеп бетеп булмый. Бу сериалда һәр кеше үзен таныр дип уйлыйм. Ул күктән алынмаган, үзебезнең милләт кешеләренең язмышы сурәтләнә», — диде ул.

Сериал милләтара гаиләдә булган үзара мөнәсәбәтләрне яктырта. Тел, мәдәният, гореф-гадәтләр, дин мәсьәләләре алгы планга чыга, ди оештыручылар. Төп максаты — тамашачыны милли һәм мәдәни традицияләр аша татар телен өйрәнүгә этәрү. Проектны төшерү «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Баш режиссер — Алмаз Әкбәров, «Ватан — XXI гасыр» кинокомпаниясе директоры Леонард Дәүләтшин, Сценарий авторы Алмаз Әкбәров, Альберт Шакиров.

Төп рольләрдә: ТР халык артисты Радик Бариев (Камал театры), ТР атказанган артисты Зөлфия Вәлиева (Тинчурин театры), ТР халык артисты Фирая Әкбәрова (Камал театры), TP атказанган мәдәният хезмәткәре Гамил Әсхәдуллин. Сериалда Казан театр училищесын тәмамлаган Эльвина Насыйбуллина һәм «Шаян ТВ» телеканалы алып баручысы Азамат Зәйнуллин да катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100