news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТНВ каналы Илшат Әминов гаиләсе тарихы турында сериал төшерә

Катнаш гаилә турында «Бер-бер хәл» сериалын яңа сезонда күрсәтәчәкләр.

ТНВ каналы Илшат Әминов гаиләсе тарихы турында сериал төшерә
Салават Камалетдинов

(Казан, 25 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Яна Гасыр» телерадиокомпаниясе заказы буенча «Ватан — XXI гасыр» кинокомпаниясе «Бер-бер хәл» дигән утыз серияле мелодрама төшерә. Сюжет өчен нигез итеп «ТНВ»ның генераль директоры Илшат Әминовның гаиләсе тарихы алынган.

«Бер-бер хәл» сериалын йөрәгемә якын итеп кабул иттем, чөнки ул минем гаилә тарихы турында. Сценарийны әзерләгән вакытта, сценарий авторы һәм режиссерларга гаиләмдә булган хәлләрне сөйләдем. Монда минем тормышым сурәтләнелә дияргә дә була», — диде ул журналистларга.

Илшат Әминов фикеренчә, бер-береңне аңлаганда гына гаилә корып була. «Бер гаиләдә төрле милләт вәкилләре яшәгәч, баштан алтын урталыкны табу да җиңел булмагандыр. Һәр кеше үз көен көйләп йөрсә, конфликт килеп чыгарга мөмкин. Бергәләп, сөйләшеп, өйрәнеп, хәтта бәлеш пешереп тә мәхәббәттә яшәп була», — дип саный ул.

Илшат Әминов үзенең гаиләсе турында сөйләде. «Мәсәлән, минем тормыш иптәшем татар теле курсларына йөрде. Телне өйрәнү гаиләне ныгыта, мөнәсәбәтләрне якынайта. Гаилә әгъзалары бер-берсенә каршы төшми, мәдәни кыйммәтләрен беренче урынга куймый, ә киресенчә, аңларга, кабул итәргә һәм үзләре аша үткәрергә тырыша», — диде ул.

Оештыручылар бер сериал белән генә тукталып калырга теләмәүләрен әйтте. «Ел саен бер-ике сериал һәм тулы метражлы фильм төшерергә телибез. Күптән түгел якут коллегалар кунакка килде. Аларда утыз мең халык яшәсә дә, якут телендә елына дүрт сериал һәм ике тулы метражлы фильм төшерелә. Киноны алар тел, мәдәният һәм милли мөнәсәбәтләрне җайлауда күпер дип саный», — диде генераль директор.

Илшат Әминов сериалга бүлеп бирелгән бюджетның суммасын әйтмәде: «Миңа уңайсыз», — диде ул.

  • Сериал милләтара гаиләдә булган үзара мөнәсәбәтләрне яктырта. Тел, мәдәният, гореф-гадәтләр, дин мәсьәләләре алгы планга чыга, ди оештыручылар. Төп максаты — тамашачыны милли һәм мәдәни традицияләр аша татар телен өйрәнүгә этәрү. Проектны төшерү «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән гамәлгә ашырыла.



Галерея: «Бер-бер хәл» телевизион сериалын төшерү белән танышу сәфәреннән фоторепортаж

Баш режиссер — Алмаз Әкбәров, «Ватан — XXI гасыр» кинокомпаниясе директоры Леонард Дәүләтшин, Сценарий авторы Алмаз Әкбәров, Альберт Шакиров.

Төп рольләрдә: ТР халык артисты Радик Бариев (Камал театры), ТР атказанган артисты Зөлфия Валеева (Тинчурин театры), ТР халык артисты Фирая Әкбәрова (Камал театры), TP атказанган мәдәният хезмәткәре Гамил Әсхәдуллин. Сериалда Казан театр училищесын тәмамлаган Эльвина Насыйбуллина һәм «Шаян ТВ» телеканалы алып баручысы Азамат Зәйнуллин да катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100