news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Метшин Казанда битлек режимының ел ахырына кадәр дәвам итәчәген әйтте

Соңгы тәүлек эчендә Татарстанда коронавирус йоктыруның 62 яңа очрагы ачыкланган.

Илсур Метшин Казанда битлек режимының ел ахырына кадәр дәвам итәчәген әйтте

(Казан, 25 май, «Татар-информ», Вероника Ваганова). Казанда битлек-перчатка режимы ел ахырына кадәр сакланачак. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясендә узган киңәшмәдә шәһәр башлыгы Илсур Метшин җиткерде.

«Бу бер көнгә, атнага, бер айга гына түгел. Мондый режим, ким дигәндә, ел ахырына кадәр барачак», - дип искәртте мэр.

Узган тәүлек эчендә Татарстанда табиблар коронавирус йоктыруның 62 яңа очрагын ачыклаган. Диагностика башланганнан бирле Татарстанда барлыгы 2849 Covid-19 очрагы теркәлгән. 1959 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 52се – узган тәүлектә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100