news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда коронавирусның 62 яңа очрагы расланды

Казанда һәм Чаллыда авыручылар аеруча күп.

Татарстанда коронавирусның 62 яңа очрагы расланды

(Казан, 25 май, «Татар-информ»). Татарстан табиблары узган тәүлектә коронавирус йоктыруның 62 яңа очрагын ачыклаган. Аларның 2се генә читтән кертелгән. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«12 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 50се өйдә дәвалана. Аларда — авыруның җиңел яки симптомсыз формасы», — дип хәбәр итте Галимова.

Зарарлану очракларының күбесе Казанда — 28 һәм Чаллыда — 10. Өченче урында — Тукай районы, анда 4 зарарлану очрагы расланган.

Диагностика башланганнан бирле Татарстанда Covid-19 авыруының 2849 очрагы теркәлгән, шул исәптән 1959 кеше әлеге авырудан дәваланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot