news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанлылар Сovid-2019 булган илгә алынган юллама өчен акчаны кире кайтара ала

ТР Туризм буенча Дәүләт комитетында чит илдә ял итәргә планлаштыручы республика халкына ярдәм итү өчен «кайнар линия» ачылды.

Татарстанлылар Сovid-2019 булган илгә алынган юллама өчен акчаны кире кайтара ала
Владимир Васильев

(Казан, 25 март, «Татар-информ»).ТР Туризм буенча Дәүләт комитетына чит илләрдә ял итү мәсьәләләре буенча «кайнар линия» телефонының беренче көнендә йөзләгән шалтырату килде. Барыннан да бигрәк республика халкын туристик юлламалар сатып алган өчен акчаны кире кайтару мәсьәләсе кызыксындырды. Бу хакта «Татар-информ»га ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

ТР Туризм буенча Дәүләт комитетында билгеләп үтүләренчә, юллама турыдан-туры куркыныч булган илгә сатып алынган очракта, тур өчен акчаны тулысынча кире кайтарырга мөмкин.

Туристларның куркынычсызлыгына янау режимы кертелмәгән илгә сәяхәт иткән очракта, турны сатып алучы туроператор тарафыннан тотылган чыгымнарны исәпкә алып, акчаны кире кайтарырга мөмкин. Тотып калу күләме белән килешмәгән очракта, турист туроператорның гамәлләрен суд тәртибендә бәхәсле дип игълан итәргә хокуклы.

Тулырак мәгълүматны «кайнар линия»: (843) 222-90-31 телефоны буенча дүшәмбедән җомгага кадәр 09:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр алырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100