news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов: Телне саклауда игътибар үзәгендә мәгариф оешмалары булырга тиеш

Президент каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе район башлыклары белән икенче кат зональ очрашулар башлап җибәрде.

Марат Әхмәтов: Телне саклауда игътибар үзәгендә мәгариф оешмалары булырга тиеш
Салават Камалетдинов

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Президент каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов татар телен саклауда район җитәкчеләренең игътибар үзәгендә мәгариф оешмалары булырга тиешлеген әйтте.

Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе оешкач, аның рәисе Марат Әхмәтов ярты ел элек район башлыкларына татар телен үстерү буенча җитди бурычлар куйган иде. Бүгеннән ул район башлыклары белән икенче кат зональ очрашулар башлап җибәрде. Бу юлы аңа старт Теләчедә бирелде.

«Безнең беренче очрашудан соң уку елы башланыр алдыннан әти-әниләр белән эшләргә вакыт калмаган иде. 2021-2022 уку елында без бу мәсьәләгә бик җитди игътибар бирәчәкбез. Атна саен Татарстан Президентына районнар буенча аналитик материал тапшырылачак», — диде Марат Әхмәтов район башлыкларына.

Марат Әхмәтов район башлыкларына татар телен үстерү мәсьәләләре буенча турыдан-туры җитәкчелек итәргә кушты.

«Әгәр дә балалар бакчаларында татар төркемнәре оештыра алмасак, башлангыч сыйныфларда татар телендә белем бирә алмасак, бигрәк тә район үзәкләрендә һәм шәһәрләрдә, безнең калган бөтен эшчәнлегебезнең нәтиҗәсе югары булмаячак. Безнең төп юнәлеш — мәктәп һәм балалар бакчасы, әти-әниләр белән эшләү булырга тиеш», — диде комиссия рәисе.

Марат Әхмәтов татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча бурычларны республиканың бөтен районнарына бертөрле куеп булмаячагын аңлатты. «Казан арты районнарына ныграк таянырга өметләнәбез. Әлки, Тәтеш, Спас, Аксубай һәм башка бик күп районнарда бу мәсьәләне кузгату күпкә авыррак һәм каршылыклырак. Республикабызның районнары тормышы бик төрле», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100