news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан снюсларны үсмерләргә сатуны тыю турында Дәүләт Думасына мөрәҗәгать юллый

Депутатлар федераль закон кабул итүне тизләтүне сорый.

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советы тәмәкесез снюсларны балигъ булмаган үсмерләргә сатуны тыю турында Дәүләт Думасына мөрәҗәгать юллаячак. Бу хакта бүген парламентның алтынчы утырышында фикер алыштылар.

Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова балигъ булмаган үсмерләр арасында снюсларны куллану ешайганын искәртте. «Махсус закон юк. Моңа бәйле рәвештә, республика дәрәҗәсендә җайга салу кирәк. Без бөтенләй сатуны тыймыйбыз, балигъ булмаганнар өчен генә чикләүне телибез», — диде. Комитетта җентекле эш уздырылганын әйтте.

Дәүләт Думасына мөрәҗәгать нигезендә депутатлар федераль закон кабул итүне тизләтүне сорый. Моннан тыш, төбәкләргә, норматив-хокукый актлар нигезендә, сәламәтлеккә зыянлы булган никотинлы продукция тарату белән бәйле өстәмә чикләүләр кертү хокукын бирү мәсьәләсен карауны сорыйлар.

«Дәүләт Советы депутатлары үсмерләр һәм яшьләр даирәсендә никотинлы сагыз эшләнмәләре киң таралуга борчыла. Дәүләт Советына һәм республика Хөкүмәтенә балигъ булмаган балаларга никотинлы продукция сату һәм никотинны электрон юл белән китертүне закон дәрәҗәсендә тыю үтенече белән күпсанлы мөрәҗәгатьләр килә.

Бу продукция сәламәтлек өчен зыянсыз дип әйтелә, ләкин бер тәмәке тартудан организмга никотин 1,5 мг нан артык керми, шул ук вакытта сагыз яки суыру өчен эшләнмәләр, вейплар кулланучылар никотинны күбрәк дозада ала. 5-10 минут эчендә шушы снюсларны суыру нәтиҗәсендә, организмга 20 мг нан артык никотин керә…» — диелә мөрәҗәгатьтә. Табибларның яшүсмерләр сәламәтлегендә тайпылышлар ачыклаганы да әйтелә.

Әлеге мәсьәлә буенча төрле партия вәкилләре фикерләрен җиткерде. Бизнес мәнфәгатьләре беренче урында торса, балалар сәламәтлеге арткы планга калачагын билгеләп узучылар булды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100