Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Татмедиа» АҖ Владимир Изергинның вафат булуына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты
«Бугульминская газета»ның элеккеге баш мөхәррире коронавирустан үлде.
(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков һәм медиахолдинг коллективы «Бугульминская газета»ның элеккеге баш мөхәррире Владимир Изергинның вафат булуына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты.
«Татар-информ» агентлыгы алдарак хәбәр иткәнчә, танылган журналист кичә, 23 ноябрьдә, 70нче яшендә коронавирустан үлде.
Владимир Николаевич Изергин 1951 елның 3 июлендә Киров өлкәсенең Марково авылында туган. 1977 елда В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлаган һәм шуннан соң төрле гаммәви мәгълүмат чараларында эшләгән.
Изергин үзенең журналистлык карьерасын «Комсомолец Татарии» газетасы авторы буларак башлый. Аннары «Советская Татария» һәм «Ленинское знамя» газеталарында хезмәт итә. 1991 елда «Бөгелмә-ТВ» студиясенең редакция төркеме җитәкчесе итеп билгеләнә. 1993 елдан «Бугульминская газета»ның күзәтүчесе булып эшли. 2008-2014 елларда «Татмедиа» АҖ филиалын - «Бугульминская газета» редакциясен җитәкли.
Кайгынамәдә билгеләп үтелгәнчә, «Владимир Николаевичның фидакяр хезмәтен һәм профессионализмын тамашачылар да, газета укучылар да, хезмәттәшләре һәм җитәкчеләр дә югары бәяләде». 2000 елда аңа «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде. 2002 елда ул РФ Журналистлар берлеге дипломы белән билгеләп үтелде.
«Киң күңелле, талантлы, гаҗәеп кеше, үз эшенең остасы һәм журналистиканың горурлыгы иде», - дип искә ала хезмәттәшләре Изергин турында. «Татмедиа» АҖ генераль директоры һәм коллективы ихлас күңелдән мәрхүмнең гаиләсе, туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз