«Бугульминская газета»ның элекке баш мөхәррире Владимир Изергин коронавирустан үлгән

Танылган журналист 70нче яшендә вафат булган.

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», Дарья Сивакова). «Бугульминская газета»ның элеккеге баш мөхәррире Владимир Изергин 23 ноябрьдә 70нче яшендә вафат булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына мәрхүмнең туганнары хәбәр итте.

«Ул Кировта хастаханәдә ята иде. Владимир коронавирус белән авырый, шулай ук йөрәге белән дә проблемалар бар иде», - дип хәбәр итте туганнары.

Журналистны Нократ Аланында соңгы юлга озатачаклар.

Владимир Изергин 1993 елдан бирле «Бугульминская газета»да эшләгән. 2004 елдан 2014 елга (лаеклы ялга чыкканчы) кадәр газетаның баш мөхәррире булган.