news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кар күп яуган очракта, Казанда кар чыгару өчен өстәмә урыннар әзерләнгән

«Кар эретү пунктлары тәүлегенә 16 мең куб метрга кадәр карны утилизацияләү мөмкинлеге бирәчәк», — диде Игорь Куляжев.

Кар күп яуган очракта, Казанда кар чыгару өчен өстәмә урыннар әзерләнгән
Солтан Исхаков

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Кар бик күп ява башласа, Казанда кар чыгару өчен өстәмә урыннар әзерләнгән. Бу хакта Министрлар Кабинетында узган брифингта Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары — Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев сөйләде.

«Кар нормадан артыграк яуса, кар чыгарып өю урыннары әзерләнгән», — диде ул.

Алты кар эретү пунктлары кулланылачак. Шулай ук, декабрьдә Гадел Кутуй урамында тагын бер кар эретү пунктын файдалануга тапшыру ниятләнә. «Ул Совет, Идел буе районнарыннан кар кабул итәчәк. Кар эретү пунктлары тәүлегенә 16 мең куб метрга кадәр карны утилизацияләү мөмкинлеге бирәчәк», — диде Игорь Куляжев.

Кышка дип 596 кар чистарту техникасы һәм бозлавыкка каршы материаллар әзерләп куелган.

Казанда барлыгы 1,9 мең км юл, мәйданы 20 млн кв. метрдан артык.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100