news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда кышкы юлларда бозлавыкка каршы материаллар белән 52 база әзерләнгән

Бозлавыкка каршы 395 мең тонна ком-тоз катнашмасы (20 проценты — тоз), 79 мең тонна техник тоз (су-тоз эремәләрен әзерләү өчен) әзерләнгән.

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда автомобиль юлларында кыш көне куркынычсызлыкны тәэмин итәр өчен, бозлавыкка каршы материаллар белән 52 база әзерләнгән. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов әйтте.

Бозлавыкка каршы 395 мең тонна ком-тоз катнашмасы (20 проценты — тоз), 79 мең тонна техник тоз (су-тоз эремәләрен әзерләү өчен) әзерләнгән.

Бураннарда салкыннарда кереп җылыну өчен 67 стоянка, эшчеләр һәм техника йөртүчеләрнең дежурлыгы һәм ялы өчен 59 бина хәстәрләнгән.

«ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында тәүлеклек оператив хезмәт эшли. 291-91-91 номеры буенча шалтыратып, Татарстанның транспорт комплексы торышы турында мәгълүмат кабул ителә. Нинди хәл булмасын юлда, буранмы, башкасымы — килеп җитәчәкләр», — диде министр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100