news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Хозур» нәшрият йорты басмалары Мәскәүдә тәкъдим ителәчәк

Ярминкәдә Россиянең төрле төбәкләреннән 250гә якын нәшрият катнаша.

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). 24-27 сентябрь көннәрендә Нәзарәтнең «Хозур» нәшрият йорты Мәскәүдә халыкара китап ярминкәсендә катнаша.

Халыкара китап ярминкәсе «Экспоцентр» үзәк күргәзмәләр комплексының 5 нче павильонында узачак. 

Китап яратучылар дүрт көн дәвамында иртәнге сәгать 8 дән кичке сәгать сигезгә (20:00) кадәр «Хозур» нәшрият йорты тарафыннан чыгарылган 50 дән артык басмаларны сатып ала алачак. 

Ярминкәдә Россиянең төрле төбәкләреннән 250гә якын нәшрият катнаша.

Моңа кадәр «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстан китап нәшрияты да халыкара китап ярминкәсендә катнашачак. Алар Мәскәүгә 200дән артык китап алып барачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100