news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан китаплары Мәскәүдә Халыкара ярминкәдә тәкъдим ителәчәк

Татарстан китап нәшрияты Мәскәүгә 200дән артык китап алып барачак.

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). 24-27 сентябрьдә Татарстан китап нәшрияты 34нче Мәскәү халыкара китап ярминкәсендә катнашачак.

Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бу юлы әдәби вакыйга «Экспоүзәк» күргәзмә комплексының 5нче павильонында уза. Ярминкәдә Россиянең төрле төбәкләреннән 250гә якын нәшрият катнаша.

Татарстан китап нәшрияты Мәскәүгә 200дән артык төрле, берничә мең нөсхә китап алып барачак. Алар арасында яңалары да, укучылар яратып өлгергән «Татар дөньясы» һәм Татар халык ашлары», «Татар ашлары серләре» альбомнары, Ф. Вәлиевның «Татар халык декоратив сәнгате», яңа тарихи әдәбияттан Р.Г.Фәхретдинов һәм Р.Р.Фәхретдиновның «Татар халкының тарихы» һәм башка басмалар, төрле сүзлекләр дә бар.

Нәшрият «Татар халык мәкальләре һәм әйтемнәре», К. Насыйриның тәрбия турындагы китапларын, хәзерге заман авторларының китаплары, балалар өчен «Балалар энциклопедиясе» сериясеннән матур басмалар тәкъдим итәчәк.

Әлбәттә, нәшрият татар әдәбияты классиклары Г.Тукай, М.Җәлил, М.Мәһдиев әсәрләре җыентыкларын да алып киләчәк.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100