news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин май бәйрәмнәре арасындагы көннәрне ял көне итү турында карар имзалады

Өстәмә ял көннәре барысы да эшләүче кешеләрнең хезмәт хакы саклана торган ял көне итеп билгеләнде.

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин «Россия Федерациясендә 2021 елның маенда эшләми торган көннәр билгеләү» турында карар имзалады. Шулай итеп 1 майдан 10 майга кадәр көннәр (бу көннәрне дә кертеп) ял көннәре итеп игълан ителә.

РИА Новости хәбәр иткәнчә, әлеге карар нигезендә, өстәмә ял көннәр өчен эшләүчеләрнең хезмәт хакы түләнә торган була.

«Яңа коронавирус инфекциясе (COVID-19) таралуны киметү тенеденциясен саклау һәм Россия гражданнарының сәламәтлеген ныгыту максатында, карар кабул итәм: 2021 елның 4 маеннан 7 аена кадәрге көннәрне, эшләүчеләрнең хезмәт хакын саклап, эшләми торган көн итеп билгеләргә», диелә Путин имазалаган документта.

Бүген Россия Президенты Владимир Путин Роспотребнадзор башлыгы Анна Попованың май бәйрәмнәре арасындагы көннәрне эшләми торган көннәр дип игълан итү тәкъдимен хуплавы билгеле булган иде.

РФ Хезмәт кодексы нигезендә, 1 май — Яз һәм Хезмәт бәйрәме, 9 май — Җиңү көне — эшләми торган бәйрәм көннәре. 1 май шимбәгә туры килү сәбәпле, 3 майга күчерелә. 9 май якшәмбегә туры килү сәбәпле 10 майга күчерелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100