news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Май бәйрәмнәре арасындагы көннәр ял көннәре булачак

Путин Попованың май бәйрәмнәре арасындагы көннәрне ял көннәре итү тәкъдиме белән килеште.

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Роспотребнадзор башлыгы Анна Попованың май бәйрәмнәре арасындагы көннәрне эшләми торган көннәр дип игълан итү тәкъдимен хуплады, дип хәбәр итә РИА Новости.

«Әгәр сез моны кирәк дип саныйсыз икән - яхшы, без шулай эшлибез дә. Бүген тиешле указга кул куячакбыз», — диде Путин коронавирус таралуга каршы комиссия киңәшмәсендә.

Яллар 1 майдан 3 майга - дүшәмбегә кадәр һәм 8 майдан 10 майга - дүшәмбегә кадәр туры киләчәк. 9 Май - Җиңү көне быел якшәмбегә туры килә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100