news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Митрополит Феофан белән хушлашу мәрасименнән туры трансляция оештырылачак

Дүшәмбе көнне, 23 ноябрьдә, митрополит Феофан белән хушлашу Казан Кремленең Благовещение чиркәвендә булачак.

Митрополит Феофан белән хушлашу мәрасименнән туры трансляция оештырылачак

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан белән хушлашу мәрасименнән туры трансляция «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында һәм https://tnv.ru/ сайтында оештырылачак.

Дүшәмбе көнне, 23 ноябрьдә, Казан Кремленең Благовещение чиркәвендә митрополит Феофан белән хушлашу булачак. Литургия иртәнге 9да башлана, җеназа уку сәгать 11 тирәсендә була.

Трансляция иртәнге 9да башлана.

Элегрәк «Татар-информ» митрополит Феофанның 20 ноябрьдә коронавирус нәтиҗәсендә вафат булганлыгын хәбәр иткән иде. Аны Казан Мәрьям Ана иконасы чиркәве алтаре артында җирләячәкләр. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100