Калуга өлкәсендә табылган Әбрар Җәләлиев җәсәден туган авылында җирләделәр

Бөек Ватан сугышында һәлак булган солдатның шәхси әйберләре музейга тапшырылды.

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Калуга өлкәсендә табылган солдат Әбрар Җәләлиев җәсәден Кайбыч районы Борындык авылында җирләделәр.

Борындык авылында кайгы митингы булды. Анда Әбрар Җәләлиевның туганнары, авылдашлары, район җитәкчелеге, аның җәсәден тапкан эзтабарлар җыелды.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин авыл халкына, эзтабарларга, Калуга җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен әйтте.

«Бүгенге көнне хәтер көне дип тә атап була. Бу — авыл өчен зур вакыйга. Аны эзләп тапкан белгечләр дәлилләде: ул батырларча һәлак булган», — диде җитәкче һәм бер минутлык тынлык игълан итте.

Калуга өлкәсенең конкурентлы сәясәт министры урынбасары, хәрби тарихчы Лев Марченков — солдатның җәсәден тапкан кеше.

«Башта без аның шлемын таптык. Медальондагы язманың сакланганын күргәч, бик шатландык. Ул кәгазь канга буялган кебек кызыл төстә иде. Кәгазьгә ул энесенең исемен язып калдырган. Һәлак булган очракта, ул турыда энесенә хәбәр итүне теләгән. Күрәсең, ул кайгылы хәбәрне әнисенә әйтүләрен теләмәгән», — дип сөйләде ул.

Әбрар Җәләлиевнең дүрт ир туганы дә сугышта булган. Аларның берсе генә әйләнеп кайткан. Гаиләдә тагын ике кыз бала булган.

Солдатның шәхси әйберләреннән медальон, тарак, язма, портмоне, билбау тимере табылган. Туганнары аны Кайбычның Туган якны өйрәнү музеена тапшырды.

«Без Әбрар абый турында ишетеп, укып үстек. Ел саен китапханәдә аның истәлегенә чара уза иде. Әбрар абыйның шәхси әйберләре район музеендагы иң кыйммәтле экспонатлардан булыр дип ышанам», — дип сөйләде музей мөдире Илдар Шакиров.

Борындык авылында аның исемен йөрткән урам бар. Мәдәният йорты хезмәткәрләре Әбрар Җәләлиевнең шәҗәрәсен төзегән.