news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Калуга өлкәсендә табылган солдат җәсәден туган җиренә - Кайбыч районына кайтаралар

«Әбинең абыйсына Советлар Союзы герое исеме биреләчәк дигән хат та килгән булган. Ул вакытта аның артыннан йөрүче булмаган шул», - ди Әбрар Җәләлиевнең сеңлесенең оныгы Ләйсән Медова.

Калуга өлкәсендә табылган солдат җәсәден туган җиренә - Кайбыч районына кайтаралар
https://www.instagram.com/stories/polpredstvo_tatarstana_moskva

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Бөек Ватан сугышы вакытында Калуга өлкәсендәге авылларны фашистлардан азат иткәндә һәлак булган лейтенант Әбрар Җәләлиевнең җәсәде туган ягына Кайбыч районы Борындык авылына кайтарыла.

Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенең Инстаграм аккаунтында хәбәр ителгәнчә, Әбрар Җәләлиевнең җәсәде 4 сентябрь көнне табылган. Аның шәхесе медальон эчендә сакланган язма ярдәмендә ачыкланган. Әбрар Җәләлиев 1942 елның 13 июлендә егерме сигез яшендә һәлак булган. Быел — 79 елдан соң аны туган авылына алып кайталар.

Бүген Калуганың Җиңү мәйданыннан солдатның җәсәден озаталар. Аны Мәскәү аша поезд белән Казанга, аннан туган җире, Кайбыч районы Борындык авылына алып кайталар.

Әбрар Җәләлиевнең сеңлесенең оныгы Ләйсән Медова сүзләренчә, ул хәбәрсез югалган дип саналган.

«Без аны белеп үстек. Әбинең абыйсына Советлар Союзы герое исеме биреләчәк дигән хат та килгән булган. Ул вакытта аның артыннан йөрүче булмаган шул. Әбрар абыйның җәсәде табылуын белгәч, бик дулкынландым, шатландым һәм горурлык хисе тойдым. Ул пөхтәлекне ярата торган таләпчән нәселдән, шуңа командир булгандыр», — дип сөйләде ул.

Солдатны 22 октябрь көнне авыл зиратына җирлиләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100