Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кави Нәҗми яшәгән фатирда мемориаль бүлмә ачылды
Казанның Зур Кызыл урамында урнашкан йортта туганнары язучының кабинетын булдырган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Татар язучысы, шагыйрь һәм тәрҗемәче Кави Нәҗминең оныгы Фәридә Нәҗметдинова бабасы фатирында мемориаль бүлмә оештырды. Бу хакта ул «Татар-информ» корреспондентына биргән интервьюсында сөйләде.
«Зур Кызыл урамының 57б йортында 1952-1956 елларда язучы Кави Нәҗми гаиләсе белән яшәгән. Якыннары монда аның вафатыннан соң да яши. Аерым алганда, 1978 елга кадәр биредә аның хатыны - язучы һәм беренче татар тәрҗемәчесе Сәрвәр Әдһәмова тора. «Дәү әтинең шәхси һәм истәлекле әйберләре белән без аның кабинетында шул чор атмосферасын торгыздык», — дип хәбәр итте Нәҗметдинова.

Кабинетта танылган мәдәният эшлеклеләренең, Советлар Союзы язучыларының шәхси фоторәсемнәре, хатлары, шәхси автографлары булган китаплар саклана.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз