news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Кави Нәҗми һәм Сәрвәр Әдһәмова истәлегенә мемориаль такта куячаклар

Истәлек тактасы Зур Кызыл урамындагы 57б йортта урнаштырылачак.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Казанда язучы Кави Нәҗми һәм тәрҗемәче Сәрвәр Әдһәмова истәлегенә мемориаль такта куелачак. Әлеге указны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.

«Татарстан Мәдәният министрлыгының, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең К. Г. Нәҗметдиновка һәм С. С. Әдһәмовага үзләре яшәгән йортта — Казан шәһәренең Зур Кызыл урамындагы 57б йортына мемориаль такта кую тәкъдимен кабул итәргә», — диелгән документта.

Һәйкәлдә татар һәм рус телләрендә язу булачак.

«Бу йортта татар әдәбиятының күренекле әһелләре — язучы, СССР Дәүләт премиясе лауреаты Кави Нәҗми (Нәҗметдинов) (1953-1957) һәм тәрҗемәсе Сәрвәр Әдһәмова (1953-1978) яшәгән», дип язарга диелгән указда. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100