Пермьдәге атышта зыян күрүчеләрне Мәскәүгә алып килделәр

Пациентларның барысы да очышны яхшы кичергән.

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Мәскәүнең Внуково аэропортына Пермь университетындагы атышта зыян күрүчеләр утырган самолет килде.

Россия Хөкүмәтенең рәсми каналында хәбәр итүләренчә, пациентларның барысы да очышны яхшы кичергән.

Алдарак «Татар-информ» Пермьдәге атышта һәлак булучыларның туганнарына берешәр миллион бирәчәкләр дип язган иде