news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пермьдә атышта һәлак булучыларның туганнарына бер миллион сум түләнәчәк

Фаҗигадә яраланучылар 500 мең сум алачак.

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Пермьдә атышта һәлак булучыларның туганнарына миллион сум түләнәчәк. Бу фаҗигадә яраланучылар 500 мең сум алачак. Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонин шундый йөкләмә биргән.

Төбәк Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, югары уку йорты терриитотриясендә һөҗүм вакытында имгәнгән затлар 100 мең сум алачак.

«Атышта һәлак булганнарның гаиләләренә 1 миллион сум түләнәчәк, ә яраланган кешеләргә 500 мең сум биреләчәк. Шулай ук имгәнүчеләр 100 мең сум алачак. Бу акча Пермь крае Хөкүмәтенең резерв фондыннан түләнәчәк», диелгән хәбәрдә.

Бүген, 20 сентябрьдә, Пермь университеты территориясендә бер студент атыш оештырган. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре 18 яшьлек атучыны зарарсызландырган һәм тоткарлаган.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин һәлак булучыларның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100