news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Омск татар автономиясе: Татарлар Сабантуйда гына түгел, фаҗига килгәндә дә бердәм

Татар автономиясе башлыгы Радик Миңнеханов янгыннан каза күргән Каракүл авылына ярдәм иткән өчен Татарстанга һәм татар халкына рәхмәт әйтте.

Омск татар автономиясе: Татарлар Сабантуйда гына түгел, фаҗига килгәндә дә бердәм
Солтан Исхаков

(Казан, 21 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Омск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Радик Миңнеханов Большереченский районының Каракүл авылы янгынында зыян күрүчеләргә ярдәм кулы сузылганын әйтте һәм татарларның Сабантуйда гына түгел, фаҗига килгәндә дә бердәм булуларын белдерде.

«Татарлар Сабантуйда гына түгел, фаҗигадә дә бердәм. Татарстан хөкүмәте, милләттәшләребезгә һәм битараф булмаган һәркемгә рәхмәт. Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Каракүл авылында бакча ясарга тәкъдим итте. Авылдашлар бу тәкъдимне хуплап алды. Сентябрьдә бу авыл яңадан торгызылып бетәр дип көтелә», — диде Омск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Радик Миңнеханов.

Үләнкүл авылы җирлеге башлыгы Ләйлә Мөхәммәтшина Каракүл авылы халкының төшенкелеккә бирелмәүләрен әйтте. «Яшибез, күңелебез шат. Аллага шөкер, барыбыз да исән-сау. Торгызу эшләрен янгын булып узгач, беренче көннән үк башладык, шул ук көнне ут та, су да бирелде. Яшәү шартлары бик үк яхшы булмаса да, урамда калучы юк. Олылар да, яшьләр дә бар. Бу табигый, көтелмәгән хәл иде», — диде ул.

Аның әйтүенчә, бүгенге көндә җиде йорт торгызылган, алтысының түбәләре ябылган. Бу айда тагын ике йорт әзер булырга тиеш. Унынчы йорт сентябрьдә торгызыла. «Төзү материаллары бар, алып килеп торалар. Ач түгелләр, азык-төлек китерелә. Сыерларны савалар. Район башлыгы һәр атна саен килеп, хәлләрне белешә», — диде Ләйлә ханым.

«Апрельдән башлап яңгырның яуганы булмады, өч ел дәвамында су басты, быел янгын чыкты. Каракүл авылына мондый афәт беренче тапкыр килде. Рәхмәттән башка сүзем юк. Безгә ярдәм кулы сузганнары өчен рәхмәтлебез», — ди Үләнкүл авылы җирлеге башлыгы.

Искәртеп үтик, 6 майда Омск өлкәсе Большереченский районының Каракүл авылы тулысы белән янып беткән диярлек. Ут күрше Колосовский районыннан урман аша килә. 25 йорт һәм корылма янып бетә һәм 11 гаилә йортсыз кала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100