news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Владимир Путин Россия халкына мөрәҗәгать белән чыгачак

Донецк һәм Луганск халык республикалары башлыклары Россиягә аларның бәйсезлеген тану үтенече белән чыкты.

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ»). Бүген якын сәгатьләрдә Россия Президенты Владимир Путин ил халкына мөрәҗәгать белән чыгачак.

Дәүләт башлыгының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков шул хакта әйткән. Бу турыда РИА Новости яза.

Моңа кадәр Владимир Путин ДНР һәм ЛНРны тануга бәйле карар бүген кабул ителәчәген әйтте, дип язган идек.

18 февральдә Донбасс халык республикалары хакимияте кораллы низагның кискенләшүе аркасында җирле халыкны Россиягә чыгаруны оештырды. Донецк Халык Республикасы һәм Луганск Халык Республикасыннан эвакуацияләнгән гражданнарын Россиянең 43 төбәге кабул итәргә әзер булуы турында белдерде.

21 февральдә Донецк һәм Луганск халык республикалары башлыклары Денис Пушилин һәм Леонид Пасечник Путинга аларның бәйсезлеген тану үтенече белән мөрәҗәгать итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot