news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин ДНР һәм ЛНРны тануга бәйле карар бүген кабул ителәчәген әйтте

Иминлек советы киңәшмәсендә Тышкы эшләр министрлыгы башлыгы Сергей Лавров, оборона министры Сергей Шойгу, Премьер-министр Михаил Мишустин һәм советның башка әгъзалары катнашты.

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Иминлек советы белән киңәшмәдә Донецк Халык Республикасы (ДНР) һәм Луганск Халык Республикасы (ЛНР) бәйсезлеген тануга бәйле карар бүген көн ахырына кадәр кабул итәчәге турында әйтте.

«Хөрмәтле коллегалар, мин сезнең фикерегезне ишеттем. Карар бүген кабул ителәчәк. Мин сезгә бу очрашу, бу киңәшмә өчен өчен рәхмәт белдерәм», — диде Россия лидеры. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Киңәшмәдә Тышкы эшләр министрлыгы башлыгы Сергей Лавров, оборона министры Сергей Шойгу, Премьер-министр Михаил Мишустин һәм Россия Иминлек советының башка әгъзалары катнашты. Алар барысы да Украина тирәсендәге вазгыять һәм Көнбатыш илләренең сәясәте турында фикерләрен әйтте.

Оборона министрлыгы башлыгы Сергей Шойгу фикеренчә, Киев я провокациягә, я Донбасстагы низагны хәрби юл белән хәл итүгә әзерләнә ала. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, Украина теләгән очракта үзенә атом-төш статусын кайтарырга мөмкин.

Иминлек советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев Киевны ЛНР һәм ДНР халкының язмышы борчымый һәм алар өчен сәяси максатлар гына өстен булуына игътибар итте.

Президент администрациясе башлыгы урынбасары Дмитрий Козак шулай ук Украина хакимиятләренең низагны тыныч хәл итү өчен Минск килешүләрен үтәргә җыенмавын әйтте.

РФ Тышкы эшләр министрлыгы башлыгы Сергей Лавров сүзләренчә, Төньяк Атлантика альянсы көнчыгышка таба җәелмәү турында бернинди дә гарантия бирмәгән һәм, мөгаен, моны эшләргә әзер түгелдер.

Исегезгә төшерәбез, 18 февральдә Донбасс халык республикалары хакимияте кораллы низагның кискенләшүе аркасында җирле халыкны Россиягә чыгаруны оештырды. Донецк Халык Республикасы һәм Луганск Халык Республикасыннан эвакуацияләнгән гражданнарын Россиянең 43 төбәге кабул итәргә әзер булуы турында белдерде.

21 февральдә Донецк һәм Луганск халык республикалары башлыклары Денис Пушилин һәм Леонид Пасечник Путинга аларның бәйсезлеген тану үтенече белән мөрәҗәгать итте, Украинаның низагны көч белән хәл итүгә баруын ассызыклады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100