news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан җитәкчелеге тарихчы Булат Солтанбәков вафат булу сәбәпле кайгы уртаклашты

Иң олуг татар тарихчыларының берсе кичә 92 яшендә вафат булды.

Татарстан җитәкчелеге тарихчы Булат Солтанбәков вафат булу сәбәпле кайгы уртаклашты

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан җитәкчелеге иң олуг татар тарихчыларының берсе Булат Солтанбәковның вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты.

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күренекле галим-тарихчы, архивчы, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе кичә, 20 гыйнварда, озак авырудан соң 92 яшендә вафат булды.

Булат Фәйзрахман улы Солтанбәков 1928 елның 18 ноябрендә Казанда туган. 1950 елда Казан дәүләт педагогика институтының тарих факультетын тәмамлый. 1947 елда урта мәктәп укытучысы булып эшли башлый. 1954 елдан 1961 елга кадәр КПССның Татарстан өлкә комитеты мәктәпләр һәм фәнни уку йортлары бүлегендә инструктор булып эшли.

Солтанбәков республиканың иҗади, фәнни һәм педагогик кадрларын әзерләү өчен Казан педагогика институты проректоры (1961-1981), Казан консерваториясе кафедрасы мөдире (1981-1989), Казан дәүләт университеты доценты (1989-1991 елларда) һәм Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү институты кафедрасы мөдире (1991-1993 елларда) вазифаларында күп эш башкарды.

Тикшеренүче бөтен гомерен Татарстан һәм татар халкы тарихын өйрәнүгә багышлый.

«Талантлы галим һәм педагог, күренекле кеше турындагы якты хәтер безнең йөрәкләрдә озак сакланачак», - диелгән кайгынамәдә. Аңа Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Татарстан Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов, Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров һәм ТР ветераннар (пенсионерлар) төбәк иҗтимагый оешмасының республика советы рәисе Хәбир Иштирәков кулуйган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100