news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тарихчы Булат Солтанбәков вафат

Танылган галимгә 92 яшь иде.

Тарихчы Булат Солтанбәков вафат
"Казань" журналы

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Тарихчы Булат Солтанбәков вафат булган. Аңа 92 яшь иде. Бу турыда тарих фәннәре кандидаты Булат Хәмидуллин Фейсбук челтәрендә хәбәр итте.

«Казан тарихчысы Булат Фәйзрахманович Солтанбәков (18.11.1928 - 20.01.2021) вафат. Урыны оҗмахта булсын», дип яза ул.

Булат Файзрахманович Солтанбәков 1928 елның 18 ноябрендә Казанда туган. 1950 елда Казан дәүләт педагогика институтының тарих факультетын тәмамлаган. Ул укытучы, партия хезмәткәре, югары уку йортларында укытучы булып эшләгән.

1987 елда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек булган, 1995 елда Татарстанның атказанган фән эшлеклесе исемен алган. Ул Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премиясе иясе. Күпләгән медальләре дә бар.

Булат Солтанбәков тарихи хезмәтләр авторы, «Драматические страницы истории Татарстана» (1993), «Сталин и «татарский след» (1994), «Татарстан ХХ век: личности, события, документы» (2003) һәм китаплары бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100