news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Урам һәм йорт адресы күрсәткечләренең ике телдә булуын тикшереп торалар

Татарстан Республикасы дәүләт телләре турында законның үтәлеше буенча совет утырышы үтте.

Урам һәм йорт адресы күрсәткечләренең ике телдә булуын тикшереп торалар
архив

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Республика урамнарында урнаштырылган күрсәткечләр барысы да ике телдә эшләнгән, бары тик йортлардагы адрес табличкалары мәсьәләсендә генә проблемалар бар. Бүген Татарстан Республикасы дәүләт телләре турында законның үтәлеше буенча совет утырышы 2019 елга республикада дәүләт телләренең кулланылышына йомгак ясады. ТР Министрлар Кабинетында үткәрелгән киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшев сүзләренә караганда, урам күрсәткечләре 100 процент ике телдә урнаштырылган. Министр урынбасары аеруча Чистай, Минзәлә, Актаныш, Ютазы районнарын билгеләп үтте.

«2019 ел дәвамында ТР Дәүләт торак инспекциясе торак йортларда адрес атрибутикасының ике телдә язылуын тикшереп торды. Кайбер районнарда җитешсезлекләр табылды, ягъни, кайбер районнардан бирелгән мәгълүмат дөреслеккә туры килмәве ачыкланды. Әмма андый очраклар кими бара», — диде министр урынбасары.

Министрлык вәкиле район җитәкчеләренә бу эшләрне тикшерүләрне көтеп тормыйча башкарырга киңәш итте. Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы урамнардагы һәм торак йортлардагы күрсәткечләрне алга таба да контрольдә тотачак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100