news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Юстиция министры республикадагы барлык норматив актларның ике телдә булуын әйтте

Республикада дәүләт телләре турында законнар үтәлеше буенча 2019 елга нәтиҗәләр ясалды.

Юстиция министры республикадагы барлык норматив актларның ике телдә булуын әйтте
tatarstan.ru

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Юстиция министрлыгы күзәтүләренә караганда, республика башкарма хакимиятенең 2019 елда чыккан барлык норматив актлары да рус һәм татар телләрендә урнаштырылган. Бүген Татарстан Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы дәүләт телләре турында законның үтәлеше буенча совет утырышында республикада дәүләт телләренең кулланылышына 2019 елга йомгак ясалды. Киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.

Республикада дәүләт телләре турында законнар үтәлеше буенча киңәшмләр 2018 елдан башлап ай саен үткәрелә. Утырышта Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сафаров, ТР Премьер министры урынбасары Васил Шәйхразиев, министрлык вәкилләре һәм район җитәкчеләре катнашты. Министрлык вәкилләре республикада дәүләт телләре турында законнар үтәлешенең үз ведомостволары җаваплы булган күрсәткечләре буенча нәтиҗәләр ясадылар.

Татарстан Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин әйтүенчә, 2018 елда барлык норматив актларның 94 проценты гына татарчага тәрҗемә ителсә, быел бу сан 100 процентка җиткерелгән. Муниципаль актлар буенча да үсеш бар. 2018 елда документларның 28 проценты тәрҗемә ителсә, 2019 елда — 86 процент.

«Типик җитешсезлекләр — ике телдә урнаштыруның билгеләнгән вакытына сыеша алмау. Тикшерә башлагач текстның өлешчә генә тәрҗемә ителүе яки исеменең генә татарча язылган булуы ачыклана. Хәзер башкарма комитетларга тәрҗемәчеләр алынуы да эшне җиңеләйтте. Тәрҗемәнең сыйфаты да актуаль мәсьәлә булып кала бирә. Ул төгәл булырга тиеш», — дип искәртте министр.

«2019 елда үтәлгән кайбер индикаторларны карыйк. 2019 елда дәүләт органнарына һәм җирле үзидарә органнарына 116 меңнән артык мөрәҗәгать килгән, аларның 2 меңнән артыгы татар телендә. Барысына да татарча җавап бирелгән. Тагын бер индикатор — гражданлык актларының татар телендә регистрацияләнүе. 2019 елда 182,5 мең мондый документ эшләнгән. Алар барысы да ике телдә», — дип дәвам итте ул чыгышын татар теленә күчеп.

Рөстәм Заһидуллин әйтүенчә, хакимият органнарының рәсми сайтларында 106 меңнән артык яңалык урнаштырылган. Алар барысы да ике телдә. «Ике теллелекне тәэмин итүне тикшереп тору эшендә Бөтендөнья татар конгрессы яшьләре дә булыша. Алар районнарга чыгып тикшерүләр үткәрәләр», — диеп тәмамлады сүзен юстиция министры.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100