news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин: Гаиләдә ковид белән авыручы булса, башкалар да, һичшиксез, өйдә калырга тиеш

«Төбәкләрдә шундый больничныйлар бирелүен карарга кирәк», — дип белдерде РФ Президенты.

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Әгәр гаиләдә кемдер коронавирус белән авырса, бер фатирда яшәүчеләрнең барысына да өйдә калырга кирәк. РФ Президенты Владимир Путин Хөкүмәт әгъзалары белән очрашуда шул хакта әйтте.

«Якыннарыгыз авырса, больничный алып, өйдә калырга кирәк, эш буа буарлык булса да, шул рәвешле, сез башкаларга чир йоктырмаячаксыз. Төбәкләрдә шундый больничныйлар бирелү мәсьәләсен карарга, эпидемиянең яңа дулкынын чикләргә кирәк», — диде Владимир Путин.

Президент Россия төбәкләре башлыкларына вакцинация темпларын арттыру мөһимлеген, илдә сыйфатлы, куркынычсыз вакциналар җитештерелгәнен искәртте.

Шулай ук, ул прививкадан соң ике көн өйдә булу хәерле, дип саный. «Кемнәрнеңдер вакцинациядән соң температурасы булырга мөмкин, мәсәлән, миндә икенче прививкадан соң температура 37 дән бераз артыкка күтәрелеп алды. Ике көн өйдә утыру файдага гына була», — диде.

  • Россиядә 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эшләми торган көннәр итеп игълан ителде.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100