news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путин: 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эшләми торган көннәр итеп игълан ителә

Төбәк башлыкларына өстәмә чаралар күрү хокукы бирелә, 30 октябрьне көтмичә, иртәрәк, 23 октябрьдән дә кертү ярый.

Владимир Путин: 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эшләми торган көннәр итеп игълан ителә
Владимир Васильев

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Россиядә 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эшләми торган көннәр итеп игълан ителә. 

«Хезмәт хакын саклап калып, 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр көннәр — эшләми торган көннәр. Һәр төбәктә эпидемиологик вазгыять төрлечә үсеш ала», — диде Владимир Путин Министрлар Кабинеты белән киңәшмәдә.

Президент авыру дәрәҗәсе бик югары булган төбәкләргә аеруча игътибарлы булырга кушты. «Моннан чыгып, төбәк башлыкларына өстәмә чаралар күрү хокукы бирелә, 30 октябрьне көтмичә, иртәрәк, 23 октябрьдән дә кертү ярый. Ихтыяҗ булса, 7 ноябрьдән соң озайтырга була», — диде Президент.

news_right_1
news_right_2
news_bot