news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Президент һәм оперштаб эшләми торган көннәрне алдан кертү хакында фикер алышачак

Татарстанда эшләми торган көннәрне алданрак кертү турындагы карарны республика Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Covid-19 вирусы таралуга каршы көрәш буенча оператив штаб кабул итәчәк.

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстан Республикасында эшләми торган көннәрне алданрак кертү турындагы карарны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Covid-19 вирусы таралуга каршы көрәш буенча оператив штаб кабул итәчәк.

Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева сөйләде.

«Әлеге мәсьәләне оператив штаб әгъзаларына республика җитәкчесе белән бергә карарга кирәк», — диде ТР Премьер-министры урынбасары.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100