news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ләйлә Фазлыева: Татарстан хакимияте мәктәптә каникулны озайту мәсьәләсен карамый

Вице-премьер әгәр республика хакимияте эшләми торган көннәрне бер атнага алдан кертергә карар итсә, мәктәп каникуллары башлану мөмкинлеге булуын әйтте.

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева республика хакимияте эш көне булмаган көннәрне бер атнага алдан кертергә карар кабул итсә, мәктәп каникулы вакыты турында аңлатма бирде.

«Каникулга алданрак китү варианты каралмый», — дип белдерде ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин РФ Хөкүмәтенең ил территориясендә, хезмәт хакын саклап, 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эшләми торган көннәр кертү турындагы тәкъдимен хуплаган иде. 

  •  Россиядә 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эшләми торган көннәр итеп игълан ителде.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100