news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәдәният министры Милли китапханә фондына кергән китапның кире чыгарылмавын әйтте

Ирада Әюпова китапханәне музей һәм фәнни институт белән чагыштырды.

Мәдәният министры Милли китапханә фондына кергән китапның кире чыгарылмавын әйтте
Салават Камалетдинов

(Казан, 20 март, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова Милли музейның гадәти музейдан аерым булган үзенчәлеген атады. Милли музей фондына кергән китап кире чыгарылмый.

«Милли китапханәдә һәркем файдалана ала торган җәмәгать өлеше булу — яңалык. Җәмәгать китапханәләре өчен фондларны яңарту уртача биш ел тәшкил итә, ә милли китапханә китапларны фондтан чыгара алмый. Ул — үзенчәлекле функция. Милли китапханә һәрдаим эшләп торган китап музее, китапларны өйрәнүче фәнни институт булып тора», — дип сөйләде Мәдәният министры Ирада Әюпова Милли китапханәдә.

Мәдәният министры сүзләренчә, максат — ике ресурсны берләштерү. Ул китаплар белән куллану мохитен булдыру һәм китап фондының мемориаль өлешен саклап калудан гыйбарәт.

Ирада Әюпова китапханәдә балалар өчен чараларның күп булуын ассызыклады. «Милли китапханәдәге кебек аралашу һәм белем алу мәйданнары барлык мәдәни оешмаларда булсын иде», — дигән теләген белдерде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100