news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстандагы бер китапханәдән алган китапны икенчесенә тапшырырга мөмкин булачак

Китапханәгә китапларны укучы заказы белән кайтару оештырылачак.

Татарстандагы бер  китапханәдән алган китапны икенчесенә тапшырырга мөмкин булачак
Салават Камалетдинов

(Казан, 20 март, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстандагы бер китапханәдән алынган китапны башка китапханәгә кайтарып бирү мөмкинлеге булачак.

Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова сүзләренчә, укучының кайсы районда булуына карамастан, ул кирәкле китапны заказ белән китапханәгә кайтара алачак. Алынган китапны теләсә кайсы китапханәгә кире тапшырып булачак.

«Без Республикадагы китапханә хезмәте концепциясенең форматын үзгәртергә телибез. Бердәм укучы билеты проекты ун ел элек башланып киткән иде. Хәзерге вакытта һәр китапханәнең үз фонды бар, без бөтен Республика буенча бер фонд булдырырга телибез», — дип сөйләде Милли китапханәдә Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова.

Мәдәният министры хәзерге вакытта юридик сорауларның хәл ителүен әйтте, чөнки китап матди кыйммәткә ия. «Фондларны комплектацияләү җавапсыз калган гаризалар нигезендә эшләнә. Китапка ихтыяҗ зур икән, киләсе комплектация вакытында ул истә тотылачак», — дип сөйләде ул.

Милли китапханә директоры Мәдинә Тимерҗанова укучы билеты бердәм булу сәбәпле, китаплар белән куллану кагыйдәләренең дә бердәм булырга тиешлеген ассызыклады.

Татарстан Милли китапханәсенең Пушкин урамы, 86 нчы йорт адресы буенча урнашкан яңа бинасында бүген китаплар бирә башладылар. Иртәнге 9:00 сәгатьтән кичке 21:00 сәгатькә кадәр китап алырга була. Моның өчен абонемент буенча да хезмәт күрсәтә торган, автоматик китап бирү системасы белән җиһазланган универсаль залга килеп, укучы билетын алырга кирәк. 



Галерея: Милли китапханәдә китаплар бирә башлау көненнән фоторепортаж
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100