news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәймиев мелиорация министры булгач балачак хыялын тормышка ашыруы турында сөйләде

«13 ел министр булып эшләү дәверемдә республикада сулыклар өчен капиталь 450 плотина төзелде», — диде Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев ТНВ каналына интервьюда.

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев җитәкче булгач балачак хыялын чынга ашыруы турында «Шәймиев» документаль фильмында сөйләде. Фильм «ТНВ-планета» телеканалында чыкты.

«Җәй көне гадәттә бакчада эшләдек, һәм, һичшиксез, иң ялыктыргычы җәйге эсседә чүп утау булды. Көн буе кояш астында чүп үләне белән көрәшәсең һәм „менә су коенырга иде“, — дип уйлыйсың. Ә безнең авыл янында, чокырдагы инештән башка, бернинди яхшы сулык юк иде. Бик нык коенырга теләгән кеше атына яки ул вакытта сирәк кешедә булган велосипедка атланып, 8 чакрым ераклыктагы авылга Ык елгасына бара иде. Менә бу бик зур шатлык һәм сирәк күренеш иде. Ул бәхеткә тиң иде», — дип искә алды Татарстан Дәүләт Киңәшчесе.

Шуңа күрә Минтимер Шәймиев балачактан ук авылында күл кебек сулык ясау турында уйлаган.

«Бу балачак хыялы. 1969 елда мелиорация һәм су хуҗалыгы министры булгач, мин бу хыялны тормышка ашырдым. Ул чакта минем 13 ел министр булып эшләү дәверемдә республикада сулыклар өчен капиталь 450 плотина төзелде. Бәхеткә, алар хәзер дә эшли», — диде Шәймиев.

Беренче Президентның туган авылында зур матур буа ясаганнар. «Халык бу буаны Аллаһның зур бүләге итеп кабул итте. Мин үзем дә икеләтә сөендем, чөнки хыялымны тормышка ашырып, кешеләр өчен файдалы күп нәрсә эшли алдым. Безнең буа хәзер дә минем якташларымны һәм кунакларны сөендереп тора», — ди ул.

  • Бүген Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә 85 яшь тулды. Шул уңайдан ТНВ каналында «Шәймиев» фильмы чыкты, дип язган идек.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100