news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев татар язуын латиницага күчерүне хупламавының сәбәбен әйтте

Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең юбилее уңаеннан ТНВ каналында «Шәймиев» фильмы чыкты.

Минтимер Шәймиев татар язуын латиницага күчерүне хупламавының сәбәбен әйтте
Владимир Васильев

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан татар язуын латиницага күчерүдән баш тартты. Чөнки бу Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче татар милләте вәкилләрен бүлгәләр иде. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев шул хакта сөйләде.

«Мине латиницага күчүгә каршы булуда гаепли башладылар. Мин татарлар күпләп яши торган Актаныш районында тудым, укыдым һәм үстем. Анда бүген дә 86 процент татарлар яши (райондагы халыкның гомуми санына карата — ТИ иск.). Минем укытучым әле латиницаны күргән кеше иде. Ләкин мин латиницага күчә алмавыбызны әйтеп килдем, ул <…> бик <…> матур булса да. Монда сорау юк», — диде Минтимер Шәймиев ТНВ каналына интервьюда.

«Ләкин мин бүген дә үз фикеремдә калам: ничек инде Россия эчендә, төрле төбәкләрдә яшәүче татарларны үз кулларың белән бүлгәләп була? Бу очракта без үз кулларыбыз белән аерыр идек — беренче чиратта, язу хисабына», — ди ул.

Бүген Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә 85 яшь тулды. Шул уңайдан ТНВ каналында «Шәймиев» фильмы чыкты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100